- иңү
- 1. Югарыдан түбән таба төшү күктән алтын иңгән ди. ИҢГӘН – Күктән боерылган бер алладан иңгән хокуклар 2. Бату, баю (кояш тур.) 3. Батып керү, сеңү сазга иңеп бара иде 4. Чокырланып батып керү. Иңкү урын, сай чокыр сыман урын хасил итү. Аска таба сеңү, басылу кар таулары иңеп төште 5. Берәр нәрсәнең эченә керү тәрәзәдән нурлар иңгән 6. Биләп алу тынлык иңү 7. рәв. ИҢЕП – Бик тирән (йокы тур.) иңеп йокыга китәм 8. Бер нәрсәдән икенче нәрсәгә йогу күлмәккә буяу иңү 9. күч. Ишетелү, барып җитү тавышы күкләргә иңәр
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.